Мы в социальных сетях

Информация:


Описание:

Шәһәр Советы депутатлары эшчәнлекләрен түбәндәге формаларда башкаралар:

1) даими комиссияләрнең, Шәһәр Советының эшче төркемнәре утырышларында, эшендә катнашалар;

2) Шәһәр Советы каравына Шәһәр Советы Регламентында билгеләнгән тәртиптә норматив хокукый актлар проектларын, аларга үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертәләр;

3) дәүләт хакимияте органнарына, җирле үзидарә органнарына, барлык милек формасындагы оешмаларга депутат вәкаләтләрен башкару белән бәйле сораулар буенча депутат мөрәҗәгатьләре белән чыгалар;

4) муниципаль берәмлекнең  җирле үзидарә органнарына һәм вазифаи затларына үз компетенцияләрендә булган сораулар буенча депутат сораулары җибәрәләр;

5) сайлаучылар белән актив эшлиләр;

6) депутат берләшмәләре – Шәһәр Советындагы фракцияләр һәм депутат төркемнәре эшендә катнашалар.



Социаль-икътисадый үсеш мәсьәләләре һәм бюджет буенча даими комиссия


Регламент, хокук тәртибе һәм халык иминлеген тәэмин итү мәсьәләләре буенча даими комиссия


Шәһәр төзелеше, шәһәр инфраструктурасын һәм торак-коммуналь хуҗалыкны үстерү мәсьәләләре буенча даими комиссия


Гражданнарның сәламәтлеген саклау һәм социаль яклау мәсьәләләре буенча даими комиссия


Мәгариф, мәдәният, милли мәсьәләләр, яшьләр эшләре һәм спорт буенча даими комиссия



Четверг, 18 октября 2018, 09:27